баки урманче биография на татарском
Урманче Бакый Идрис улы (Бакый Урманче) – сынчы
Урманче Бакый Идрис улы (Бакый Урманче) – сынчы, татар мәдәнияте
эшлеклеләре: Г. Тукай, М. Җәлил, Ф. Әмирхан, Г. Кариев, Г. Ибраһимов һ. б. ның
скульптур портретлары өчен 1967 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.
Бакый Идрис улы Урманче – РСФСРның халык рәссамы, ТАССРның халык рәссамы, Казахстанның атказанган рәссамы, Г.Тукай исемендә Дәүләт премиясе лауреаты.
Бакый Урманче 1897 елның 23 февралендә Казан губернасы Тәтеш өязендә Күл–Черкән авылында (хәзер Татарстанның Буа районы) татар гаиләсендә, Идрис имам һәм чигүче Мәхҗүбә апа гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә (барлыгы гаиләдә алты кыз һәм ике малай була). Гаиләнең көнкүреше Бакыйның сәнгатькә тартылып үсүенә зур йогынты ясый, чөнки чигү–тегү, туку, халык һөнәрчелеге белән шөгыльләнү, бизәкләр ясау–төшерү – гаилә тормышының бер өлешен тәшкил итә. Бакыйның бабасы да буяучы булып көн күргән.
10 яшендә Бакый рәсем ясарга өйрәнергә теләп, Казанга килә, әмма мәдрәсәдә моңа өйрәтмиләр, сәнгать мәктәпләре ишеге исә ул вакытта татарлар өчен ябык була. Бакый Урманчега илне күп гизәргә, төрле һөнәрләр үзләштерергә туры килә – Донбасста шахтер, Тамбовщинада укытучы, Уралда Надеждинский заводларында эшче, беренче дөнья сугышында Урта Азиядә хезмәт итә ул.
Октябрь инкыйлабыннан соң, 1919 елда гына Бакый беренче рәсем дәресләре ала. Ул чакта Глазовода мәктәп инспекторы булып эшли һәм җирле сәнгать студиясенә йөри. Бакый Урманче югары һөнәри белем алган беренче татар рәссамы була. Башта ул Казандагы сәнгать остаханәләрендә шөгыльләнә (1919), аннан Мәскәүнең ВХУТЕМАС уку йортында А.Голубкина һәм А.Шевченко остаханәләрендә сынчылык һәм нәкышка укый.
1926 елда институтны тәмамлап, Бакый Урманче Казанга кайта. Сәнгать мәктәбендә укыта башлый, аннан аның җитәкчесе итеп билгеләнә. Биредә ул үзе дә рәсемнәр иҗат итә, сәнгать–керамика остаханәләрен оештыра, иллюстрацияләр ясый, мәкаләләр яза, лекцияләр укый.
1929 елда Бакый Урманче Сталин репрессияләренең беренче дулкынына эләгә һәм энесе белән Соловецкий лагеренә сөргенлеккә җибәрелә. Аннан ул биш елдан соң гына кайта. Казаннан Мәскәү күченә, анда аны СССР Рәссамнар берлегенә кабул итәләр.
1934 елда Б.Урманче Россия яшь рәссамнарының беренче күргәзмәсендә катнаша. 1937 елда Рәссамнар берлегенең Мәскәү бүлеге әгъзасы була.
1941–1956 елларда Бакый Урманче Казахстанда эшли. Биредә ул республиканың мәдәният әһелләре, тарихи шәхесләренең сыннарын ясый. Ташкент сәнгать институтында сынчылык факультетын ачуга нигез сала.
1957 елда Б.Урманче Казанга кайта, аңа инде 60 яшь була. Казанда ул яңа сулыш белән илһамланып иҗатка чума. Яңа сыйфаттагы рәсемнәр, сыннар ясый. 1976 елда Габдулла Тукайга багышлап, Тукай комплексын иҗат итә.
Бакый Урманче 1990 елның 6 августында 93 яшендә вафат була, үзе исән вакытта ук ул татар сынлы сәнгатенең классигы булып таныла.
1998 елда Казанда Бакый Урманче музее ачыла. 1999 елда Татарстан Рәссамнар берлеге бинасы янында Бакый Урманчега һәйкәл куела.
Урманче Бакый
Урманче Габделбакый Идрис улы. Нәкышьче, сынчы, график, педагог, ТАССРның һәм РСФСРның халык рәссамы (1960, 1982)
Эчтәлек
И.А.Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Бакый Урманче. 2020
Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты
Бакый Урманче – профессиональ татар нәкышенә нигез салучыларның берсе.
Биографиясе
Урманче Б.И. Бикбулатов портреты. 1927
Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее
Урманче Б.И. Сары күлмәкле кыз. 1928
Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее
1897 елның 10 феврале, Казан губерниясе Тәтеш өязе Күл Черкене авылы – 1990 елның 6 августы, Казан.
Авыл мулласы гаиләсендә туа, башлангыч белемне өендә ала. Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укый (1907–1914), 1915–1916 елларда Тамбов губернасының Шача өязе Татар Тарханы мәктәбендә мөгаллимлек итә. 1916–1917 елларда – Россия армиясендә, беренче рәсем һәм нәкышь дәресләрен Казакъстанда хезмәт иткәндә, андагы австрияле хәрби әсирләрдән ала. 1917–1919 елларда Глазов һәм Тәтеш шәһәрләрендә мәгариф халык комиссариаты инструкторы, бизәү эшләре белән шөгыльләнә (бәйрәм демонстрацияләре, клублар, мәктәпләр ).
1919–1920 елларда Казан ирекле сәнгать остаханәләрендә – нәкышьтән – Тимофеевта, скульптурадан – Г.А.Козловта, графикадан Н.С.Шикаловта укый. Бер үк вакытта Республиканың Запастагы Армия штабы сәяси бүлегендә һәм Үзәк мөселман хәрби коллегиясендә эшли; ул бетерелгәннән соң (1920), Мәскәүгә Революцион хәрби советка күчерелә.
1920–1926 елларда Мәскәү Югары сәнгать-техника остаханәләренең (ВХУТЕМАС) берьюлы ике бүлегендә – нәкышь (С.В.Герасимовта һәм А.В.Шевченкода) һәм скульптура (Б.Д.Королевта) бүлекләрендә укый. Аларны 1926 елда тәмамлаганнан соң, Казан сәнгать-театр техникумында укытучы, уку-укыту бүлеге мөдире булып эшли, керәч өйрәнү остаханәсен оештыра.
Урманче талантлы шәкертләр тәрбияли (М.Абдуллин, М.Кәримов, Г.Йосыпов, Ш.Мөхәммәтҗанов, М.Рахманкулов, М.Әмир, М.Сутюшев һәм башкалар).
1920 елларда Татар мәдәнияте йортында сәнгать секциясен җитәкли, гарәп графикасы шрифтын камилләштерү комиссиясе эшендә катнаша.
1927 елда И.Сталинга 82 кеше исеменнән язган хатка кул куя. Шуның өчен 1929 елда кулга алына, 1930 елда «милли дошманлык җәелдергән өчен» 5 елга лагерьларга ябылуга хөкем ителә, тоткынлык срогын 1933 елга кадәр Соловки утрауларында үткәрә. 1990 елда аклана.
Урманче Б.И. Сара ханым Илдар белән. 1937
Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее
Урманче Б.И. Йөзем җыю. 1958
Киндер, майлы буяу. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее
Иҗаты
Урманче иҗатының чишмә башы татар җәдитчелеге. Европа нәкышьче алымнарын үзләштерү белән бәйле.
1920 елларда станлы нәкышь һәм китап иллюстрацияләү өлкәсендә эшли. Аның «Сепаратор янында», «Бикбулатов портреты» (икесе дә – 1927), «Көймәләр кичүендә» (1928), «Татар хатын-кызы», «Җилкәнле көймәләрдә йөрү», «Сары күлмәкле кыз» (барысы да – 1929) һәм башка картиналары совет һәм татар нәкышенең алтын фондына кергән.
Г.Тукайның беренче булып Урманче тарафыннан бизәлгән «Шүрәле» китабы 1923 елда Казанда дөнья күрә. Шул ук елларда Татарстан республикасының беренче гербы эскизын иҗат итә ( керәчтә ).
1933–1941 елларда Мәскәүдә яши, «Бөтенроссия сынлы сәнгать хезмәткәрләренең кооперация ширкәте берлегендә» («Всекохудожник») эшли. 1937 елда Мәскәү рәссамнар берлегенә кабул итенә, яшь рәссамнарның Беренче Бөтенсоюз күргәзмәсендә катнаша (аның графикасы «Творчество» журналында һәм «Комсомольская правда» газетасында репродукцияләнә). 1937–1941 елларда Мәскәүдә Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә Башкорт АССР (К.Ә.Дәүләткилдиев белән берлектә), Карел-Фин ССР, механикалаштырылган авыл хуҗалыгы машиналары, терлекчелек павильоннарын бизи (дивар бизәкләре, скульптура).
1941–1952 елларда һәм 1953–1956 елларда Урманче Алма-Атада, 1952–1953 елларда – Сәмәркандта, 1956–58 елларда Ташкентта яши, Театр-сәнгать институтында укыта, институтка нигез салган көннән башлап, үз башлангычы белән оештырылган скульптура остаханәсенә җитәкчелек итә.
1958 елда ТАССР хөкүмәте чакыруы буенча Урманче Казанга әйләнеп кайта.
Үзбәкстанда аның тарафыннан «Йөзем җыю» (1951), «Бану» (1952), «Карт мираб портреты» (1952) кебек матур сюжетлы картиналар, портретлар, пейзажлар, скульптура әсәрләре (Г.Тукай бюсты, Алма-Атада Виноградовка һәйкәл, Балхаш бакыр эретү заводын монументаль-декоратив бизәү) иҗат ителә.
Урманченың Казан чорындагы җитлеккән һәм күпкырлы иҗаты сынлы сәнгатьтә һәм, тулаем, республиканың мәдәнияте үсешендә яңа бер баскыч буларак бәяләнә.
Әйдәп баручы скульптор (100 дән артык әсәр авторы). Урал мәрмәреннән, бронзадан, гипстан татар мәдәнияте эшлеклеләре: Г.Тукай (1959, 1964, 1980, 1981), Н.Исәнбәт (1959), Ф.Әмирхан (1961), М.Җәлил (1962), Кол Гали (1965), Ш.Бабич (1966), Дәрдемәнд (1967), Ш.Мәрҗани (1968), К.Насыйри (1970), С.Сәйдәшев (1985, 1999) һәм башкаларның портретлар галереясын (бюстлар, ярымфигуралар) барлыкка китерә.
Агачтан эшләнгән күләмле сәнгать әсәрләрен югары сәнгать дәрәҗәсенә күтәрә. Аның «Г.Ибраһимов» (1963), «Сагыш» (1966), «Язгы моңнар» (1968), «Тулпар» (рельеф, 1968), «Сөембикә» (1978), «Нияз (Тугрылык)» (1980), «Нәфисә» (1981) сыннары татар скульптурасының классик үрнәкләренә әверелә.
Казанда М.Җәлилгә, Түбән Камада һәм Менделеев районының Песәй авылында Г.Тукайга, Мамадыш шәһәрендә Ш.Маннурга куелган монументаль һәйкәлләр, Яңа Кырлайда Габдулла Тукайның музей-комплексы архитектур-сәнгать ансамбле (Г.Тукай һәйкәле, агачтан скульптура паркы һәм Ш.Фәрхетдинов белән автордашлыкта архитектура чишелеше).
Урманче станлы нәкышькә (барлыгы якынча 300 картина иҗат итә) татар халык сәнгате һәм шәрекъ миниатюралары традицияләренә нигезләнгән образлы күзаллауны өсти. 1970 еллар ахырында аның нәкышь иҗатындагы иң югары казанышы булган «Татарстан» триптихында (1976, 1985) ышандырырлык камиллеккә ирешкән «Печән базары» (1975), «Истәлекләр» картиналар циклыннан (1978–1979) «Урал-тау итәгендә», «Күл Черкен. Атлар коендыру», «Сабан туе», «Салтыкта печән өсте» әсәрләре барлыкка килә.
Урманче психологик портретлар остасы, фән, мәдәният вәкилләре, хәрби эшлеклеләр, табиблар – Ф.Кудашева, С.Кудаш, К.Вәлиев, Д.Тумашева, С.Рәфыйков, Ф.Әхмәтова, Г.Сафиуллин һәм башка бик күпләр образларының зур күләмле галереясын барлыкка китерә.
Урманченың графика мирасы (акварель, каләм, кыл-каләм, күмер, сангина белән ясалган рәсемнәре) 3 меңнән артык хезмәтен үз эченә ала. Г.Тукайның «Шүрәле» поэмасында гына да ул 100 дән артык график сәхифә багышлый, аның «Кисекбаш» поэмасына, Дәрдемәнд шигырьләренә (1954–1968), «Коркыт» эпосына (1972), «Сак-Сок» бәетенә (1973) иллюстрация сериясе иҗат итә.
Татар мәдәнияте эшлеклеләре портретлары сериясе (Х.Туфан, Ч.Әхмәров, Г.Бәширов, Ә.Еники, Г.Шамуков һәм башкалар), «го-хуа» кытай нәкыше традицияләрендә башкарылган станлы картиналар циклы (1976–1986) һәм башкалар авторы.
Урманченың хаттатчылык өлкәсендәге осталыгы кәгазьдә башкарылган шәмаилләрдә чагылыш таба («Аятелкөрси», акварель, тушь, бронза, 1989).
Монументаль дивар бизәкләре (Г.Тукайның Казандагы әдәби-мемориал музее өчен «Печән базары»), «Аршын мал алан» (1942), «Беренче чәчәкләр» (1959) спектакльләренә театр декорацияләре; татар сәхнә костюмнары (1939–1975) эскизлары эшли.
Казан университетында гарәб каллиграфиясен укыта. Шигырьләр, хатирәләр, әдәби-тәнкыйть хезмәтләре авторы.
Урманче Б.И. Ибн Фадланның Болгарга килүе. 1973
Катыргы, темпера. Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музее
Урманче Баки Идрисович
Урманче Баки Идрисович известный татарский живописец, скульптор,Народный художник Татарстана и Российской Федерации родился 23 февраля 1897 года в деревне Куль-Черкене(село Черки-Гришино) Буинского района Республики Татарстан.
Баки Идрисович был четвертым ребенком, первым сыном и рос в счастливой семье имама деревенской мечети Идриса и мастерицы-вышивальщицы Махджубы Урманче, имел шесть сестер, двух братьев.
Дед его Хасан Урманче жил трудом красителя. Вышивка и ткачество, рисование узоров, народные промыслы были неотъемлемыми занятиями и в семье Урманче.
Рисовал и лепил он с самого раннего детства. Десяти лет он приехал в Казань с уже оформившимся желанием научиться хорошо рисовать. Но в медресе рисованию не учили, а двери Художественной школы для татар были практически закрыты. Б.Урманче много ездил по стране.
В юности он был шахтером Донбасса, рабочим Надеждинских заводов на Урале, учителем на Тамбовщине, в годы первой мировой войны служил в Средней Азии.
В 1917 г.Семья переезжает в деревню Малые Салтыки (Тетюшского уезда Казанской губ., ныне – Камско-Устьинского района РТ).Осенью Баки Урманче приезжает в Казань и поступает учиться в новометодное медресе «Мухаммадия».
В 1914 г.Из-за тяжёлого финансового положения семьи бросает учёбу в медресе и уезжает на заработки на Урал.
В 1915 г.Живёт в Тетюшах и готовится к поступлению в Казанскую художественную школу. Переезжает в Донбасс, работает шахтёром.
С 1916-1917.Возвращается в Казань.Служба в армии в Казахстане и Средней Азии.После февральской революции вовлекается в революционную работу, избирается солдатским депутатом.
в 1918 году, работая в Глазове школьным инспектором, он получает первые уроки рисования в местной художественной студии.
Он стоял у истоков татарского профессионального изобразительного искусства. Это первый художник из татар, получивший высшее профессиональное образование в советском художественном вузе: сначала в Казанских свободных художественных мастерских, куда он поступил в 1919 году, затем во ВХУТЕМАСе в Москве. Во ВХУТЕМАСе Урманче учится на двух факультетах, скульптуре – в мастерской А.Голубкиной, и живописи – у А.Шевченко.
В 1926 году, закончив институт, художник возвращается в Казань. Работает завучем и преподавателем Художественной школы (в те годы – техникума), создает и собственные полотна, организует художественно-керамические мастерские, пишет статьи, делает иллюстрации, читает лекции и руководит секцией искусства в Доме татарской культуры.
В 1929 году Баки Урманче попал под первую волну сталинских репрессий и по обвинению в национализме с младшим братом Хади попал в Соловецкий лагерь особого назначения (СЛОН), удалось вернуться ему одному через 5 лет. В Казани прежней жизни уже не было и художник перебирается в Москву, со временем его принимают в Союз художников, посылают в творческие командировки на нефтепромыслы Башкирии, шахты Донбасса, его работы получают признание.
В 1934 году он принял участие в Первой выставке молодых художников России.
В 1937 году художника принимают в члены Московского отделения Союза художников, приглашают работать на Всесоюзной сельскохозяйственной выставке.
В 1941—1956 годах Баки Урманче работал в Казахстане, где им были созданы: портретная галерея деятелей истории и культуры республики (Дины Нурпеисовой, М. О. Ауэзова, 1941; С. Муканова, С. И. Жандарбековой, К. И. Сатпаева, 1943; М. Габдуллина, 1945; С. Д. Луганского, 1946); исторические полотна «Штаб Амангельды» (1944), «Абай за работой» (1945), «Великий переход Джангильдина» (1948); многочисленные пейзажи Алма-Аты, Балхаша, Гурьева; скульптурные работы — бюст П. М. Виноградова (1957), проекты памятников Абаю (1944), ибн-Сине (1956); монументально-декоративные — барельефы, фигуры («Забойщик», «Матрос»), композиция «Мир» (1954, Дворец культуры, город Балхаш), майоликовое панно и скульптура (1954, Балхашский медеплавильный завод); графические — иллюстрации к роману М. О. Ауэзова «Абай» (1946), к казахским сказкам (1950).
После долгих лет скитаний по Подмосковью, Белому морю, Средней Азии Урманче удачно работает по оформлению Декады татарского искусства и литературы в Москве в 1958 году.
Заложив начало новому факультету скульптуры в Ташкентском художественном институте, 60-летний Б.Урманче едет на родину, в Казань.
В 1957 году возвращается в Казань. В Казани он ощущает новую волну вдохновения и создаёт художественные произведения нового качества.
Темой его творчества становится создание скульптурных портретов деятелей татарской культуры.
В 1976 году он создает Тукаевский комплекс, посвященный поэту Габдулле Тукаю.
Умер Баки Идрисович Урманче в возрасте 93 лет 6 августа 1990 года. Похоронен на Татарском кладбище в Казани рядом с могилой Тукая.
Награды и звания:
Hародный художник ТАССР» (1960 г.),
лауреат Республиканской премии ТАССР им. Г. Тукая (1967 г.),
народный художник РСФСР. (1982 г.),
заслуженный художник Казахской ССР,
Орден Трудового Красного Знамени (1977 г.),
орден Дружбы народов (1987 г.),
почётная грамота Татарского обкома КПСС и Совета министров ТАССР(1979 г.),
почетный гражданин г. Казани.(1987 г.).
«Бакый Урманченың һәр әсәре һәйкәл итеп куярлык»
23 февраль – Тукай бүләге иясе, ТАССР һәм РСФСРның халык рәссамы Бакый Урманче тууына 120 ел. Татарстан әлеге вакыйганы тиешле дәрәҗәдә үткәрәме? Сәнгатькәрләр Урманче эшләренең таралуына борчылу белдерә. Мирасына дәгъва кылырга җыенучылар да юк түгел.
«Бакый Урманче – сынлы сәнгатьнең аксакалы. Бездән татар поэзиясенә һәм музыкасына нигез салучылар кем дип сорасалар, Тукай һәм Сәйдәш дибез. Ә татар сынлы сәнгатенә кем күпер салган дисәләр, Бакый ага Урманче дип җавап бирәбез», дип яза узган гасырның 60нчы еллары ахырында Тукай бүләге иясе, Татарстанның халык язучысы, фольклорчы-галим Нәкый Исәнбәт.
«Заманыннан алда барган», «совет режимында изелсә дә, күңелен ачу, үпкә хисләре белән агуланмаган, кешене үтәли күргән», «бөтен кешене дә үзенә якын җибәрми иде» дип искә ала Урманчены туганнары, укучылары, замандашлары.
Сәнгатькәрләр арасында Бакый ага әле дөньяга бар ягы белән дә ачылып бетмәгән бөек шәхес ул дип белдерүчеләр дә бар. Рәсемнәре дә кайсы кая таралган, улы һәм җәмәгате күбесен сатканнар – «әсәрләре җебе өзелеп чәчелгән мәрҗән» кебек дигән фикердәге шәхесләр дә юк түгел. Үзен Урманче баласы дип белдереп, мирасына дәгъва кылырга җыенучылар да бар.
Урманченың 120 еллыгы уңаеннан татар дөньясы, Татарстан әлеге вакыйганы тиешле дәрәҗәдә үткәрерме? Эшләрен Татарстанга кайтару ничек тора? Шәхси тормышының ачылмаган яклары калмаганмы? Азатлык әнә шул сорауларга җавап эзләде.
Бакый аганың 120 еллыгы уңаеннан Казанда «Хәзинә» күргәзмәләр залында Татарстанның сынлы сәнгать музеенда сакланган әсәрләреннән күргәзмә ачыла. Казанда Урманче музеенда да рәссамга багышланган чара үтә. Туган җире – Тәтеш районы Күл Черкен авылында да Бакый аганы искә алдылар. Шулай ук Казанда Аксенов йортында Татарстан рәссамнарының олуг остазга багышланган күргәзмәсе ачылачак.
Татарстан рәссамнар берлеге 120 еллыкка Бакый Урманче исемендәге фестиваль үткәрергә ниятләгән, мәдәният министрлыгының быелгы эш планына да кертелгән, әмма финанс ярдәме күрсәтелмәгәнгә булу-булмавы билгесез. Бу хакта Азатлыкка берлек рәисе Зөфәр Гыймаев белдерде.
«Хөкүмәт акча табалмаганга Урманче эшләре таралды»
Татарстанның сынлы сәнгать музее җитәкчесе Розалия Нургалиева сүзләренчә, күренекле рәссамга багышланган чаралар ел буе дәвам итәчәк.
«Октябрьдә Урманченың Татарстанның барлык музейларында һәм шәхси коллекцияләрдә, «Мәрҗани» фондында сакланган әсәрләреннән күргәзмә ачачакбыз. «Мәрҗани» фонды җитәкчесе Рөстәм Сөләйманов соңгы биш елда Урманченың тагын бик күп әсәрләрен сатып алуын әйтте. Ул аларны күргәзмәгә куярга әзер. Урманче әсәрләре хәзер бик кыйммәт йөри, белмим, кайдан акча табадыр, әмма ул милли әсәрләрне бер урынга җыю кирәк дигән фикереннән әле дә кайтмаган, шөкер.
Дөрес, әлеге күргәзмәгә Казакъстан, Үзбәкстаннан да Урманче әсәрләрен кайтаруны оештырмакчы идек, әмма юл чыгымнары гына да шактый зур сумнарга әйләнгәч, бу уйдан кире кайтырга туры килде. Ә бит әлеге илләрдә Урманче әсәрләренең зур өлеше калган. Әйтик, Казакъстанда Бакый аганың үз остаханәсе булмаган, төрле җирләрдә эшләгән һәм бик күп эшләре югалган. Картиналарны Татарстанга кайтару эше барып чыкмагач, әлеге әсәрләрне электрон форматта җыя башладык. Алар альбом булып басылып чыгачак», ди Нургалиева.
Бүген сынлы сәнгать музеенда тупланган рәссамның эшләре Казандагы Урманче музее белән чагыштырганда ике ярым тапкырга күбрәк. Урманче музее 1999 елда рәссамның 100 еллыгына ачыла. Тарихи бинаны җәмәгате Флора Әхмәтова-Урманче үзе сайлый.
Музей мөдире Гөлүсә Әсфәндиярова сүзләренчә, монда 70ләп сәнгать әсәре саклана. Алар Урманченың Казакъстанда, Үзбәкстанда, Татарстанда иҗат иткән әсәрләре. «Музейда экспонатлар ачылганнан бирле яңартылмады», дип тә борчыла Әсфәндиярова.
Татарстан хөкүмәте акча таба алмаганга Урманченың шәхси кулларга сатылган эшләре дә хәттин. Нургалиева сөйләвенчә, сынлы сәнгать музее күпчелек әсәрләрне Урманченың җәмәгате Флора ханымнан сатып ала.
«Кайбер әсәрләрне ул бик арзанга бирде, кайсыларын бушлай тапшырды. Дөрес, улы Айдар күп әсәрләрен сатты. Без дәүләт ярдәм итмәсме дип соңгы мизгелгә кадәр аларны үзебездә тоттык, әмма андый зур акчалар табылмады. Ярый әле «Мәрҗани» фонды әлеге картиналарны үзенә сатып алды. Юкса чит илләргә китеп эзләрен бөтенләй югалткан булыр идек.
Флора ханым Бакый агага иҗат өчен бөтен мөмкинлекләрне тудырды. Мирас аркасында аның хакында да төрле сүзләр чыкты, ләкин мин аны олпат шәхес, Урманчены популярлаштыручы ханым итеп истә калдырдым. Исән чагында бөтен күргәзмәләрне бергә оештырдык. Ул безне контрольдә тота иде, чөнки аның өчен дәрәҗәне төшермәү бик мөһим булды. Моны аңладык һәм бөтен шартларын кабул иттек. Ул чыгарган исемлек булмаса, Урманче әсәрләренең кайда сакланганын да белмәс идек.
Улы Айдар, ни генә дисәләр дә, ата-анасы тудырган мохиттә тәрбияләнгән, шул рухны сеңдергән кеше. Атасының көндәлекләрен өйрәнә башлаган дип ишеттем. Алар гарәп имласында, анда күп фикерләр яшерен шифр белән бирелгән. Бу эшне ихласлыгы белән җиренә җиткереп башкарыр дип ышанам. Алар аша да без бик күп сорауларга җавап таба алабыз бит», ди Нургалиева.
Бакый ага һәм Флора ханымның уллары Айдар Урманче Казанда яши. Йорт өчен агач кырып төрле сәнгати эшләнмәләр, җиһазлар җитештерә торган ширкәте бар. Вакыты юклыкны сәбәп итеп ул Азатлык белән бик кыска сөйләште.
Айдар әфәнде фикеренчә, Татарстанда әтисенә игътибар җитәрлек. Бакый аганың әсәрләре һаман да сатыла икән дигән сүзләргә ул «мин белмим» дип әйтте. Бакый аганың мирасына тагын дәгъва кылырга җыенучылар булу-булмау турында да ишетмәгән.
«Тарихи мираста минем дә өлешем булачак»
Зөһрә Урманче киләчәктә Бакый аганың мирасына дәгъва кылырга мөмкин, мәхкәмә эшләре башланган. Ул – чәчтараш, Ленинград өлкәсенең Выборг шәһәрендә яши.
«Мин – Сания Кәримова белән Бакый Урманченың кызы. Әтиемнең кем булганлыгы турында соңгы елларда гына белдем. Мөмкин булган бөтен туганнарны диярлек эзләп таптым, кайсылары белән интернет аша, кайсылары белән яннарына барып күрештем. Туганнар да, әти белән аралашкан рәссамнар да барысын да белә, ләкин дәшмиләр. Үземнең Урманче кызы булуны раслау, барыннан да бигрәк, нәсел юлын, рухи халәтемне дөресләү өчен кирәк. Шушы вакытка чаклы кемлегемне белми яшәгәнмен.
Дөреслекне раслау өчен мәхкәмә эше башланды. Адвокат ялладым, Розалина Шаһиева (сәнагать белгече) да бу хакта хәбәрдар. Атам – тарихи шәхес, мин аннан ваз кичәргә җыенмыйм. Тарихи мираста өлешем булачак. Нинди мирас турында сүз бара: мин әле белмим. Әгәр ниндидер өлешкә ия булсам, аларны сату ягында булмас идем. Урманче мирасы болай да таралган инде», дип сөйләде Азатлыкка Зөһрә ханым.
«Картиналарына натурщица да булдым»
Зөһрә ханымның әнисе, музей хезмәткәре булып эшләгән Сания Кәримова Азатлыкка сүзен: «Бу вакыйганың ничә еллар узгач калкып чыгуын теләмәгән идем», дип башлады. Аның сүзләренчә, Урманче белән танышканда инде ул кияүдә, ике баласы булган.
«Гаилә тормышы ипле бармады, ирем эчте, бездән киткәләп тә торды. Рухи яктан төшенке хәлдә булганмындыр, яклаучы эзләгәнмендер инде. Сынлы сәнгать музеенда баш саклаучы булып 10 ел эшләдем. Юлларыбыз гел кисешеп торды. Картиналарына натурщица да булдым. «Язгы аһәңнәр» («Весенние мелодии») сынында мин ул. Безне шигърият тә якынайткандыр. Мин аңа багышлап шигырьләр яза идем. Ул безнең мөнәсәбәтләрне нык яшерә иде.
Үзегез уйлап карагыз, мин бит аның улы Илдар (Урманченың олы улы) яшендә! Быел Бакыйга – 120, миңа – 80, кызым Зөһрәгә 50 яшь тула. Кызым, мине чын әтиемнән читләштергәнсең, дип үпкәли. Мәхәббәтемнең җимеше, яраткан кешемнең нәселе миндә дәвам итсен дип таптым аны. Балага узгач, ирем кире яныбызга кайтты. Барысын да белде, алай да баланы үзенеке итеп яздырды. Бакый, мөгаен, ихласлыгым һәм берни дә сорамавым өчен яраткандыр. Башкалар аннан һаман нәрсәдер таләп итәләр, сорыйлар иде. Кызымны күрде, очрашуларга йөрдек.
Бакыйның бер сүзе гел колакта чыңлый. Балаларыңа дини тәрбия бир, юкса нужарырсың, дия иде ул. Әмма мин аларны Аллаһка, исламга якынайта алмадым», дип серләрен ачты Сания ханым.
«Бакый гомер буе акыллы булды»
Урманченың беренче гаиләсе – җәмәгате Сара һәм улы Илдар турындагы истәлекләрне Азатлыкка Фирая Закирова-Рәхимова барлады. Аның сүзләренчә, Сара ханым Казанга кайтырга теләмәгәнгә гаилә таркала.
Фирая Закирова-Рәхимованың әбисе Рабига һәм Бакый Урманченың әнисе Мәхҗүбә бертуган булганнар.
«Беренче хатыны Сара апа белән икесе арасында арадашчы да мин булдым. Соловки лагерьларында утырып кайтканнан соң, Сара ханым белән биш ел Мәскәүдә тора әле алар. Әмма аңа «ят элемент» буларак эре шәһәрләрдә яшәргә ярамый дигән карар чыгарыла. Шуннан ул Азия якларына чыгып китә. Казанга 1958 елда мәдәният министры чакыруы белән кайта. Монда төпләнгәч тә Сара ханымны чакырта, ләкин хатыны провинциядә яши алмыйм дигән җавап юллый.
Гаилә әнә шулай таркала. Флора ханым белән алар бик матур яшәделәр. Сара апа бу хакта ишеткәч, «Бакый гомер буе акыллы булды. Мин инде бу яшьтә аны тәрбияләп, карап тора алмыйм. Флора ханым яшь, бергә яшәсеннәр», диде. Гаҗәеп зыялы, киң күңелле, акыллы хатын иде ул. Улы Илдар да әтисе кебек зур талант, акыллы, әнисе кебек сабыр булды. Кызганыч, бакыйлыкка иртә күчте.
«Урманче туры сүзле иде, шуның өчен аны яратмадылар»
Урманченың укучысы, Татарстан рәссамнары берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев Бакый аганың һәр эше һәйкәл итеп куелырлык дигән фикердә. Эшләренең төрле җирләргә таралуына да борчыла ул.
«Зур масштабтагы рәссамнар алар берничә генә. Фешинны әйтә алабыз, Урманче. Хәтта Харис Якуповны да, нинди бөек рәссам булса да, Урманче янәшәсенә куеп булмый. Бәлки шуңа да Якупов аңа каршылыклар коргандыр. Бу аны, берлек рәисе буларак, дәүләт заказларыннан кисүдә чагыла иде.
Бакый ага мине, Кәнәфи Нәфыйковны, Илдар Зариповны якын итте, иҗатыбызны хуплады. Бакый ага янына Мәскәүдән килеп укып китүчеләр булды. Татарга соры төс хас, аның төсмерләре бихисап бит дия иде. Аның белән бик сирәк очрашсак да, иҗади яктан үсә идек. Ул инкыйлабка кадәрге сәнгать традицияләрен алып килүче һәм татар рухын сәнгатьнең «Көмеш гасыры» (Серебрянный век) рухында сурәтләве белән кадерле иде. Татарстанда аннан башка мондый олы мәктәпне узган кеше башка булмады.
Туры сүзле иде. Шуның өчен аны яратмадылар. Аңа карата астыртын эшләр бара, без күрә, борчылуыбызны җиткерә идек. Ул Сталин лагерьлары тәҗрибәсен туплаган кеше буларак «кайнашсыннар шунда, мин үз эшемне эшлим» дип әйтә иде.
Бакый абый һәркемгә ачык йөзле, шул ук вакытта бөтен кешене дә үзенә якын җибәрми, бик азларга гына аның белән ихлас аралашу бәхете тәти иде. Аның турыда сүз күп йөрде, махсус күпертүчеләр дә булды. Ул исә бер кеше турында да начар сүз әйтмәде.
Аның әсәрләренең күбесе кече формада калды. Һәркайсын һәйкәл итеп урнаштырырлык юкса. Бер генә мисал: Асия Миңнуллина, башка сынчылар да Дәрдмәнд сынын ясап карады, берсе дә Урманче сыман җанлы образ иҗат итә алмады әле», ди Гыймаев.
Рәссамнар берлеге рәисе Гыймаев та Урманче әсәрләренең төрлесе төрле җиргә таралуга борчылу белдерә.
«Мирасы, кызганыч, төрле җиргә таралды. Флора ханым, күбесен сатты. Бер өлеше Татарстанның сынлы сәнгать музеенда, Флора ханым үзе төзегән музейда бар. Флора апаның Бакый абый әсәрләрен сынлы сәнгать музеена бирмичә шәхси коллекцияләргә сатуын да аңлап була. Аңа аз акча тәкъдим иттеләр. Ул Розалия Нургалиевага «сез тәкъдим иткән сумма аның бер картинасы бәясе» дигән. Флора ханым хаклы, шундый шәхескә акча табарга кирәк иде. Шулай итеп күбесе Мәскәүләргә, чит илләргә китте», ди Гыймаев.
Белешмә
Бакый Урманче 1897 елның 23 февралендә Казан губернасының Тәтеш өязе (хәзерге Буа районы) Күл-Черкен авылында туа. 1907-1914 елларда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем ала. Беренче дөнья сугышы вакытында хәрби хезмәткә алына һәм Казакъстанга эләгеп, андагы Австрия әсирләреннән рәсем сәнгате серләренә өйрәнә.
1919-20 елларда Казанда сәнгать училищесында укый. 1920-1926 елларда Мәскәүдә сәнгать мәктәбендә белем ала. 1929 елда репрессияләнә һәм Соловецки утраулары лагеренә сөрелә. 1933 елда азат ителә.
1934-1941 елларда Мәскәүдә яши, 1941-1949 елларда Алматы һәм Семей (Семипалатински) шәһәрләрендә административ сөргендә вакытта казак шагыйрьләре һәм язучылары әсәрләренә иллюстрацияләр, Габдулла Тукайның казакъ теленә тәрҗемә ителгән шигырьләренә, Казакъстанның тарихы, көнкүреше һәм сәнгать әһелләренә багышланган әсәрләре иҗат итә.
1949-1958 елларда Үзбәкстанда яши, Урта Азия табигатенә бәйле нәкыш һәм гарфик портретлар, пейзаж, этюдлар яза. Балхаш бакыр эретү заводы мәдәният йортының архитектурасы проекты һәм декоратив бизәлеше авторы була. Ташкент театр-сәнгать институтында сынлы сәнгать бүлеген оештыручыларның да берсе.
1958 елдан Бакый Урманче Казанда яши. 1990 елда вафат була.