айсылу габдинова биография семья муж
Айсылу Габдиновага ире ипотека түлисе акчага алтын йөзек бүләк иткән
Соңгы арада җырчы Айсылу Габдинова үзенең ире Динислам белән Инстаграм сәхифәсенә кызыклы гына видеолар төшереп, урнаштыра башладылар. Күптән түгел Айсылуның интернет битендә тагын бер видео пәйда булды. «Ничек инде танышкан көнне онытып була?», — дип язган Айсылу аның астына.
Душтан чыгып, көзге каршында көязләнеп торган Айсылу иренә «Син бүген нинди көн икәнен беләсеңме ул», дип сорый. Ире дә аптырап калмый, «Беләм, бүген безнең танышкан көн һәм мин әзерләндем. Менә сиңа алтын йөзек алдым», — ди.
«Әмма, безнең бүген ипотека түли торган көн. Без бит февральдә таныштык», — ди, Айсылу, шатлыгын яшермичә, купшы бүләкне алып. Бу җаваптан югалып калган ир: «Бәтәч, анда календарьда бүгенге көн кызыл белән билгеләнгән иде бит»,- ди.
«Ипотека түли торган көн, шуңа күрә кызыл белән уралган», — ди Айсылу. Аннары аптырап, «Син түләдеңме соң», — дип сорап куя.
«Юк, — дип җавап бирә ире, — менә бит сиңа алтын йөзек алдым», — ди.
Айсылу да югалып калмый. «Мә, йөзекне кире бир дә, ипотека түлә», — дип, инде бармагына киеп куйган йөзеген кире салып, иренең кулына тоттыра.
Тагын да аптырашка калган Динислам, «Бүген чыннан да ипотека түли торган көнме? Без чыннан да февральдә таныштыкмы?», — дип башын кашый.
Айсылуның бу видеосын виртуаль дуслары бик охшаткан.
«Үтергечиски булды бу»;
«Дөнья бабай шулай баса, карамый яшькә-картка. Видео бик матур, кызык. Йөзек тә жалко бит әле кире бирергә»;
«Шул ипотека инде, җаным», — дип язганнар.
«Ювилер эшләнмәләрне кире алмыйлар бит», — дип, Динисламны яклап язучы да табылган.
Айсылу Габдинова: «Кайнанам улын Казанга авыр җибәрде»
Айсылу Габдинованы халыкка «Алабута» җыры танытты. Әмма ул халык җырларын башкарырга да, эстрадада да чыгыш ясарга сәләтле. Өстәвенә Айсылу – бик уңган хуҗабикә дә. Социаль челтәрдәге сәхифәсендә нинди генә рецептлар белән бүлешми!
Илфак Шиһапов һәм Айсылу
Айсылу Габдинова сәхнәдә беренче ел гына түгел. Әмма аны халык Илфак Шиһапов белән эшли башлаганнан соң гына таныды дисәм, ялгыш булмас. Яшь кызның тәҗрибәле продюсер белән эшли башлавы, әлбәттә, халык арасында имеш-мимешләр, гайбәтләр дә тудырмый калмады. Айсылу бу уңайдан үзе нәрсә уйлый икән?
– Илфак абый – гаиләмнең якын дусты, әтием белән бик тыгыз аралаша иде. Хәтта синең белән эшләмәсәм, рәхәтләнеп әтиең белән хезмәттәшлек итәр идем, андый кешеләр башка юк, дия иде. Ә минем өчен ул – укытучы, киңәшче булды. Өстәвенә, әтиемнән дә олырак кеше. Әлбәттә, кешеләрдә стереотиплар бардыр. Продюсер да булгач, мөнәсәбәтләр булырга тиеш, дип уйлыйлар бит. Әле ярый ир-ат белән хатын-кыз арасындагы мөнәсәбәтләр хакында сүз барса. Егетләр белән ир-атлар эшләсә, алар арасында да мөнәсәбәтләр бар дигән сүзләр китереп чыгаралар. Илфак абый гаиләбезнең чын дусты булды һәм хәзер дә аның кызы Зәринә минем иң якын дустым. Икебез дә Илфак абыйны бик юксынабыз.
Илфак Шиһапов белән башка төрле мөнәсәбәтләрнең булуы мөмкин түгел, дип саный җырчы.
– Без беренче тапкыр Илфак абый белән «Яңа Гасыр» каналында бер тапшыруда очраштык. Икебез дә анда кунаклар идек. Янәшә утырганлыктан, икебезгә бер микрофонны бүлештек. Шунда сөйләшеп киттек. Ул әтине дә белә булып чыкты. Кайчандыр бергә эшләгән дә булганнар. Без танышканда, Илфак абый Илназ Гарипов белән эшли иде. Әмма чыгыш ясау өчен хатын-кыз тавышы эзләгәне ачыкланды. Шуннан аралашып киттек. Тиз генә контракт буенча эшли башламадык, башта студияләргә барып, җырлар яздырып карадык. Эшли алабызмы дип, шикләнә идем башта үзем дә. Халыкта продюсерлар җырчыларны үзләренә кирәк вакытта гына файдаланалар, акча эшлиләр дә, аннан «чыгарып ата» дигән фикер бар бит. Мин дә башта бик уйладым, аннары соң инде аның белән эшли башлавым ялгыш булмавын аңладым. Илфак абый продюсер да түгел ул, иҗат белән кайный торган кеше иде. Башкалардан минем «продюсер продуктны сата да акча эшли», дигән фикер ишеткәнем бар иде. Илфак абыйны исә беренче чиратта иҗат кызыксындырды. Ул авылларда шәхси концертларымны куя башлады. Концертка 15 кеше килсә дә, без борылып кайтып китми идек. Бу синең өчен дәрес, синең өчен кирәк, дип, шуның белән янып яши идек, – ди Айсылу продюсер белән эшчәнлеге хакында.
Билгеле инде, һәр эштә дә кешелеклелек сыйфатлары тәэсир итми калмый. Укучы белән укытучымы, табиб белән авырумы, кибетче белән сатучымы — нинди генә профессиядә дә кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләре өстен чыга.
– Илфак абый кебек яхшы, чиста күңелле кешеләргә шоу-бизнеста урын юк. Нечкә күңелле, чиста күңелле булуы үзен харап иткәндер дә, дип уйлыйм. Ул шул кадәр кешеләргә ышана, сабый бала кебек ачык күңелле иде һәм ул кешеләрнең алдашуын, хыянәтне бик нык авыр кичерде. Бик кешелекле булды һәм минем андый кешеләрне очратканым да юк. Аның белән сәгатьләр буе сөйләшеп утырып була иде. Миңа – 20, аңа 40 яшь булса да, аерманы сизми идем. Чөнки ул сабый бала кебек нык ихлас булды.
Айсылу үзе дә элегрәк кешеләргә ышанучан булган. Әмма тормыш тәҗрибәсе безне үзгәртә бит.
– Мин бик ышанучан, әмма ул ышану югала бара. Яныңда бер-ике якын кешең булырга мөмкин, ләкин күбрәк үзеңә генә ышануны күбрәк хуплыйм. Минем белән бик якын аралашкан, минем хакта бик күп нәрсә белгән кешеләр читкә барып, минем хакта начар әйберләр сөйләп йөрүчеләр дә булды. Андыйларны элегрәк гафу итеп, аралашуны дәвам итә идем. Хәзер үзгәрдем. Гафу итәм, әмма тормышымнан алып атам, – ди Айсылу.
Иҗат һәм Айсылу
Әгәр продюсер эшли торган икән, әлбәттә, аның белән иҗат итү күпкә җиңелрәк, дигән фикердә Айсылу.
– Бүгенге заманда сәләт кенә роль уйнамый, акчасыз бер нәрсә дә эшләп булмый. Радиога, телевидениегә чыгу ул акча белән бәйле. Җырны сатып алырга, эшкәртергә кирәк. Барысы да коммерциягә килеп төртелде. Яшь җырчылар өчен бик авыр вакытлар хәзер, без бик авыр чорга эләктек. Синең тавышың нинди генә матур булмасын, нәрсә генә эшләсәң дә, ярдәм итүчең, акчаң булмаса, әллә ни алга китеп булмый, – ди Айсылу Габдинова.
Җырчы кыз үзе татар эстрадасына кереп киткәнче, аның белән бик кызыксынмаган. Төгәлрәге, бөтенләй дә эстрада җырларын тыңламаган, классик әсәрләрне үз иткәнгә, опера һәм балет театрына йөрүне өстенрәк күргән.
– Хәзерге вакытта минем өчен татар эстрадасында яратып тыңлый торган, аның концертына йөри торган кеше юк. Талантлылар юк түгел, әмма хәзерге йолдызлар арасында үземә кумир таба алмыйм. Танылган җырчылардан шундый фикер ишеткәнем бар: «Дөрес җырлау, яхшы җырлау беркемгә дә кирәкми. Кеше белән гади булырга кирәк. Шунда алар сине аңлаячак». Әлбәттә, гади булу кирәк. Әмма тамашачыны без сәнгать, мәдәният белән тәрбияләргә тиеш. Төп максат бит шул. Безнең эстрада белән яшьләрне тәрбияләп булмый, – дип фикер белдерә Айсылу.
Моның сәбәбен ул җырларның сыйфатсыз булуында күрә. Нәкъ шундый җырлар хит булып китә. Хит исә — бер-ике җайлы гына сүздән торган такмак җырлар, ди җырчы. Моны бетерү өчен ул сәнгать советлары булдырырга һәм сәләтле яшьләргә акчасыз да телевидение, радиога чыгуны тәэмин итәргә кирәк дип саный.
– Тамашачы өчен сайлау мөмкинлеге дә булырга тиеш. Тик классика белән эстрада концертын сайлаганда, кеше икенчесенә барачак. Чөнки аңа җиңеллек, ял итәргә кирәк. Бик сирәк тамашачы, үзе билет алып, классик музыка концертына барачак. Акча артыннан куу, билгеле инде, сәнгатьне бетерәчәк. Гади бизнесны карасак та, кешегә кирәкле, ихтыяҗ булган әйберне саталар. Хәзер халыкта җиңел музыкага ихтыяҗ бар. Әлегә сәнгать яхшы якка күтәрелә дип әйтеп булмый. Яхшы җырлаучы, сәләтле яшьләр бар. Әмма акчасы булмаса, алар беркемгә дә кирәкми. Үзем классик җырчыга укыдым. Шуңадырмы миңа, син нык дөрес җырлыйсың, дип әйтәләр, язалар. Җиңелрәк, халыкчанрак җырларга кирәк, дип «киңәш» бирүчеләр дә бар.
Элек авторлар җырларны үзләре тәкъдим итсә, хәзер популяр булу өчен текстларны да, көйләрне дә сатып алырга кирәк. Айсылу сүзләренчә, ул сатып алган иң кыйммәтле җыр 15-20 мең сумга төшкән. Бу – җыр яздыру, аранжировкалардан тыш, әлбәттә.
Айсылу Габдинова: «Шәхси тормышымда үзгәрешләр бар»
Популяр җырчы, алып баручы Айсылу Габдинова белән соңгы вакыттагы яңалыклары, иҗаттагы уңышлары һәм шәхси тормышы турында сөйләштек.
– Айсылу, мин бәлки, ялгышамдыр да, тик соңгы вакытта төрле чараларда син сирәгрәк күренәсең шикелле.
– Сирәгрәк күренәсең, дигән сүзне ишетү җырчы өчен бигүк күңелле түгел инде. Киресенчә, соңгы вакытта мин ешрак күренергә, ишетелергә тырышам. Карантин вакытында мин генә түгел, күпләр иҗат белән шөгыльләнә алмады. Ләкин хәзер мин күп эшлим. Декабрьдә «Җиңел чакларны уйла» дигән җырыма клип төшердем, ротациягә бирдем. Яңа җырлар яздырам. Дөрес, узган ел карантин вакытында иҗат итү теләге сүрелеп киткән иде. Акча китермәгәч, аның белән шөгыльләнәсе дә килми. Ләкин хәзер кабаттан тырышып эшли башладым. Тагын бер клип төшерергә җыенам.
– Иҗатымда торгынлык чорын кичердем, дип әйтә аласыңмы?
– Әйе, булды андый вакыт. Ваһапов фондыннан киткәч, карантин башлангач, активлык кимеде. Ниндидер бер вакытта хәтта миңа яңа җырлар яздыру да кызык түгел кебек була башлаган иде. Ләкин мин барыбер үземнең җырсыз тора алмавымны аңладым. Акча эшләр өчен генә дә түгел бу. Җырламыйча тора алмыйм.
– Айсылу, син бит әле студентларга дәресләр дә бирәсең?
– Ваһапов фонды белән эшли башлаганчы ук укыта идем, ләкин анда эшләгәндә бер ел бу эшчәнлекне туктатып торырга туры килде. Хәзер музыка мәктәбендә вокал дәресен укытам.
– Бу эшең күңелеңә рәхәтлек бирәме?
– Өйдә тик генә утырганга акча китереп бирүче юк бит. Шуңа күрә эшемне җиренә җиткереп башкарырга тырышам. Карантин вакытында күп кенә җырчылар башка тармакларда эшләп алдылар. Кемдер такси йөртүчесе булып урнашты. Кемдер челтәрле бизнес белән шөгыльләнә башлады. Беркемне дә гаепләмим, эшнең начары юк. Әлеге эшем дә миңа айлык хезмәт хакы китерә, талантлы укучыларыма ярдәм итә алам. Бәлки, киләчәктә продюсерлык белән дә шөгыльләнү насыйп булыр. Телевидениедә эшли башлаганда да башта бик авыр иде. Елап беткән чаклар булды. Алып баручы эшен гастрольләр тормышы белән бергә алып бару да җиңел түгел иде. Мәсәлән, беренче көнне концерт – Чаллыда, икенче көнне Түбән Камада иде. Чаллыдан соң группа икенче шәһәргә кунарга китте. Ә миңа төнлә Чаллыдан Казанга кайтып, иртәнге эфирны эшләп, кире Түбән Камага китәргә туры килде. Тик мин бу эшемне бик яратам һәм остардым, тәҗрибә тупладым дип әйтә алам.
– Берничә ел Ваһапов фондында эшләгәндә, андагы егет һәм кызлар белән дә бик нык дуслашырга өлгергән идегез шикелле. Бүген алар белән элемтәдә торасызмы?
– Күрешкәндә, рәхәтләнеп аралашабыз. Ләкин еш очрашып, хәл белешеп торабыз, дип әйтә алмыйм. Иң мөһиме, начар мөнәсәбәтләрдә түгелбез.
– Гаилә тормышыңда яңалыклар юкмы, Айсылу?
– Шуны әйтәсем килә: мин хәзер шәхси тормышның шәхси булырга тиешлегенә тәгаен инандым. Әйе, берара аны бик еш күрсәтә башлаган идем, тик хәзер алай эшләргә кирәкмәгәнен аңладым. Бәлки, шәхси тормышымда үзгәрешләр дә бардыр, тик, әйткәнемчә, алар шәхси булып калсын иде.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Айсылу Габдинова: «Кайнанам улын Казанга авыр җибәрде»
Айсылу Габдинованы халыкка «Алабута» җыры танытты. Әмма ул халык җырларын башкарырга да, эстрадада да чыгыш ясарга сәләтле. Өстәвенә Айсылу – бик уңган хуҗабикә дә. Социаль челтәрдәге сәхифәсендә нинди генә рецептлар белән бүлешми!
Илфак Шиһапов һәм Айсылу
Айсылу Габдинова сәхнәдә беренче ел гына түгел. Әмма аны халык Илфак Шиһапов белән эшли башлаганнан соң гына таныды дисәм, ялгыш булмас. Яшь кызның тәҗрибәле продюсер белән эшли башлавы, әлбәттә, халык арасында имеш-мимешләр, гайбәтләр дә тудырмый калмады. Айсылу бу уңайдан үзе нәрсә уйлый икән?
– Илфак абый – гаиләмнең якын дусты, әтием белән бик тыгыз аралаша иде. Хәтта синең белән эшләмәсәм, рәхәтләнеп әтиең белән хезмәттәшлек итәр идем, андый кешеләр башка юк, дия иде. Ә минем өчен ул – укытучы, киңәшче булды. Өстәвенә, әтиемнән дә олырак кеше. Әлбәттә, кешеләрдә стереотиплар бардыр. Продюсер да булгач, мөнәсәбәтләр булырга тиеш, дип уйлыйлар бит. Әле ярый ир-ат белән хатын-кыз арасындагы мөнәсәбәтләр хакында сүз барса. Егетләр белән ир-атлар эшләсә, алар арасында да мөнәсәбәтләр бар дигән сүзләр китереп чыгаралар. Илфак абый гаиләбезнең чын дусты булды һәм хәзер дә аның кызы Зәринә минем иң якын дустым. Икебез дә Илфак абыйны бик юксынабыз.
Илфак Шиһапов белән башка төрле мөнәсәбәтләрнең булуы мөмкин түгел, дип саный җырчы.
– Без беренче тапкыр Илфак абый белән «Яңа Гасыр» каналында бер тапшыруда очраштык. Икебез дә анда кунаклар идек. Янәшә утырганлыктан, икебезгә бер микрофонны бүлештек. Шунда сөйләшеп киттек. Ул әтине дә белә булып чыкты. Кайчандыр бергә эшләгән дә булганнар. Без танышканда, Илфак абый Илназ Гарипов белән эшли иде. Әмма чыгыш ясау өчен хатын-кыз тавышы эзләгәне ачыкланды. Шуннан аралашып киттек. Тиз генә контракт буенча эшли башламадык, башта студияләргә барып, җырлар яздырып карадык. Эшли алабызмы дип, шикләнә идем башта үзем дә. Халыкта продюсерлар җырчыларны үзләренә кирәк вакытта гына файдаланалар, акча эшлиләр дә, аннан «чыгарып ата» дигән фикер бар бит. Мин дә башта бик уйладым, аннары соң инде аның белән эшли башлавым ялгыш булмавын аңладым. Илфак абый продюсер да түгел ул, иҗат белән кайный торган кеше иде. Башкалардан минем «продюсер продуктны сата да акча эшли», дигән фикер ишеткәнем бар иде. Илфак абыйны исә беренче чиратта иҗат кызыксындырды. Ул авылларда шәхси концертларымны куя башлады. Концертка 15 кеше килсә дә, без борылып кайтып китми идек. Бу синең өчен дәрес, синең өчен кирәк, дип, шуның белән янып яши идек, – ди Айсылу продюсер белән эшчәнлеге хакында.
Билгеле инде, һәр эштә дә кешелеклелек сыйфатлары тәэсир итми калмый. Укучы белән укытучымы, табиб белән авырумы, кибетче белән сатучымы — нинди генә профессиядә дә кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләре өстен чыга.
– Илфак абый кебек яхшы, чиста күңелле кешеләргә шоу-бизнеста урын юк. Нечкә күңелле, чиста күңелле булуы үзен харап иткәндер дә, дип уйлыйм. Ул шул кадәр кешеләргә ышана, сабый бала кебек ачык күңелле иде һәм ул кешеләрнең алдашуын, хыянәтне бик нык авыр кичерде. Бик кешелекле булды һәм минем андый кешеләрне очратканым да юк. Аның белән сәгатьләр буе сөйләшеп утырып була иде. Миңа – 20, аңа 40 яшь булса да, аерманы сизми идем. Чөнки ул сабый бала кебек нык ихлас булды.
Айсылу үзе дә элегрәк кешеләргә ышанучан булган. Әмма тормыш тәҗрибәсе безне үзгәртә бит.
– Мин бик ышанучан, әмма ул ышану югала бара. Яныңда бер-ике якын кешең булырга мөмкин, ләкин күбрәк үзеңә генә ышануны күбрәк хуплыйм. Минем белән бик якын аралашкан, минем хакта бик күп нәрсә белгән кешеләр читкә барып, минем хакта начар әйберләр сөйләп йөрүчеләр дә булды. Андыйларны элегрәк гафу итеп, аралашуны дәвам итә идем. Хәзер үзгәрдем. Гафу итәм, әмма тормышымнан алып атам, – ди Айсылу.
Иҗат һәм Айсылу
Әгәр продюсер эшли торган икән, әлбәттә, аның белән иҗат итү күпкә җиңелрәк, дигән фикердә Айсылу.
– Бүгенге заманда сәләт кенә роль уйнамый, акчасыз бер нәрсә дә эшләп булмый. Радиога, телевидениегә чыгу ул акча белән бәйле. Җырны сатып алырга, эшкәртергә кирәк. Барысы да коммерциягә килеп төртелде. Яшь җырчылар өчен бик авыр вакытлар хәзер, без бик авыр чорга эләктек. Синең тавышың нинди генә матур булмасын, нәрсә генә эшләсәң дә, ярдәм итүчең, акчаң булмаса, әллә ни алга китеп булмый, – ди Айсылу Габдинова.
Җырчы кыз үзе татар эстрадасына кереп киткәнче, аның белән бик кызыксынмаган. Төгәлрәге, бөтенләй дә эстрада җырларын тыңламаган, классик әсәрләрне үз иткәнгә, опера һәм балет театрына йөрүне өстенрәк күргән.
– Хәзерге вакытта минем өчен татар эстрадасында яратып тыңлый торган, аның концертына йөри торган кеше юк. Талантлылар юк түгел, әмма хәзерге йолдызлар арасында үземә кумир таба алмыйм. Танылган җырчылардан шундый фикер ишеткәнем бар: «Дөрес җырлау, яхшы җырлау беркемгә дә кирәкми. Кеше белән гади булырга кирәк. Шунда алар сине аңлаячак». Әлбәттә, гади булу кирәк. Әмма тамашачыны без сәнгать, мәдәният белән тәрбияләргә тиеш. Төп максат бит шул. Безнең эстрада белән яшьләрне тәрбияләп булмый, – дип фикер белдерә Айсылу.
Моның сәбәбен ул җырларның сыйфатсыз булуында күрә. Нәкъ шундый җырлар хит булып китә. Хит исә — бер-ике җайлы гына сүздән торган такмак җырлар, ди җырчы. Моны бетерү өчен ул сәнгать советлары булдырырга һәм сәләтле яшьләргә акчасыз да телевидение, радиога чыгуны тәэмин итәргә кирәк дип саный.
– Тамашачы өчен сайлау мөмкинлеге дә булырга тиеш. Тик классика белән эстрада концертын сайлаганда, кеше икенчесенә барачак. Чөнки аңа җиңеллек, ял итәргә кирәк. Бик сирәк тамашачы, үзе билет алып, классик музыка концертына барачак. Акча артыннан куу, билгеле инде, сәнгатьне бетерәчәк. Гади бизнесны карасак та, кешегә кирәкле, ихтыяҗ булган әйберне саталар. Хәзер халыкта җиңел музыкага ихтыяҗ бар. Әлегә сәнгать яхшы якка күтәрелә дип әйтеп булмый. Яхшы җырлаучы, сәләтле яшьләр бар. Әмма акчасы булмаса, алар беркемгә дә кирәкми. Үзем классик җырчыга укыдым. Шуңадырмы миңа, син нык дөрес җырлыйсың, дип әйтәләр, язалар. Җиңелрәк, халыкчанрак җырларга кирәк, дип «киңәш» бирүчеләр дә бар.
Элек авторлар җырларны үзләре тәкъдим итсә, хәзер популяр булу өчен текстларны да, көйләрне дә сатып алырга кирәк. Айсылу сүзләренчә, ул сатып алган иң кыйммәтле җыр 15-20 мең сумга төшкән. Бу – җыр яздыру, аранжировкалардан тыш, әлбәттә.
Гаилә һәм Айсылу
Быел Айсылу кияүгә чыкты. Белгечлеге буенча, ире – энергетик. Чиләбе егете. Әмма язмыш булгач, 1000 чакрым ара да яшьләр мәхәббәтенә киртә була алмый. Динислам иҗат кешесе булмаса да, татар җанлы булуы аны Чиләбе өлкәсе Татар конгрессына китергән һәм бәйрәмнәрдә, төрле чараларда чыгыш ясаган, җырлаган да. Татар концертлары оештыру белән дә шөгыльләнгән.
– Без Чиләбегә өч тапкыр концерт куярга бардык. Беренче тапкыр баргач, булачак ирем белән таныштым. Икенче барганда, без языша, аралаша башладык. Өченче тапкыр баргач, ул мине очрашуга чакырды. Без аралаштык һәм китәр вакыт җиткәч, безгә бик моңсу булып калды. Шунда бергә булырга теләвебезне аңладык. Аралаша башладык. Ул минем янга Казанга, 1000 чакрым араны узып, эшләрен ташлап килә иде. Бер көнгә булса да килде. Үзен ул бик яхшы яктан күрсәтте. Озакка сузмыйча, миңа тәкъдим ясады. Чын ир-егет сыйфатлары бар аңарда. Хәзер бит егетләр кызлар кебек. Аларга игътибар күрсәтергә кирәк. Кызлар да егетләргә бүләкләр сайлап йөри. Динислам исә әтиләр кебегрәк тәрбияле, – ди Айсылу.
Гаилә коргач, яшьләр берара Чиләбедә яшәп ала, чөнки Динисламга Татарстан башкаласында эш табылмый. Айсылуга ике атна анда, ике атна Казанда булырга туры килә. Динисламга үзенең туган шәһәрен, туганнарын ташлап, Казанга күченү дә җиңел бирелми, әлбәттә. Тик булачак балаларын татар мохитендә тәрбияләү теләге яшь гаиләне Казанда төпләнергә дигән карарга этәрә.
– Каенанам миңа үз кызына караган кебек карый. Яшь аермабыз 20 яшь тирәсе генә булгач, дус кызлар кебек аралашабыз. Хәзер дә еш аралашып торабыз. Чиләбедә андый кызлар юк, диде. Улын Казанга авыр җибәрде, әмма сезгә анда яхшырак булачак дип, хәер-фатихасын бирде. Улын бик ярата, гәрчә иремнең әле тагын энесе булса да.
Яшь гаилә әти-әниләреннән аерым яши. Бер аш бүлмәсендә ике хуҗабикә була алмый дип саный җырчы. Өстәвенә, Айсылу инде 22 яшьтән үк әти-әнисеннән аерым тора.
Ирен Айсылу әтисенә охшата. Тышкы кыяфәтләре дә, тавышлары да хәтта охшаш икән.
– Әти-әниләр белән танышканда, мин бик дулкынланган идем. Ул әти-әнисе белән поездда килде. Бик җылы очрашу булды. Мин үскән гаиләдә безнең әти баш кеше. Үземнең гаиләдә исә бар нәрсәне дә уртага салып сөйләшәбез.
Ә гаиләне ишәйтү турында нәрсә уйлый икән яшь парлар? Анысы хакында да сораштым.
– Бер урында утырырга яратмыйм, гел – хәрәкәттә. Бер көн өйдә ятсам, миңа авыр була башлый. Әлбәттә, бала кирәк инде. Алла боерса, бер генә дә түгел. Әмма озаклап өйдә утыру дигән әйбер мине бераз шикләндерә. Аллаһы Тәгалә ничек куша, ничек бирә инде. Махсус менә шул вакытта бала алып кайтабыз дип, әлегә планлаштырмыйбыз, – ди Айсылу.
Айсылуның иҗатында да, гаиләсендә дә бар да яхшы булуын теләп калам!
Лилия ЛОКМАНОВА
http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/aysylu-gabdinova-kaynanam-ulyn-kazanga-avyr-ibrde
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Айсылу Габдинова: «Туй үткәрмәячәкбез. Аның турында сөйлисем килми»
ТНВ телеканалында «Кайнар хит» тапшыруының алып баручысы, «Алабута» җыры белән танылган җырчы Айсылу Габдиновага кияүгә чыга. Айсылу белән әңгәмә кордык.
— Айсылу, ихластан котлыйбыз сине! Кем инде ул бәхет кошын тоткан егет?
— Рәхмәт бик зур! Аның турында сөйлисем килми. Әле үзем дә ышанып бетә алмыйм кебек. Бәхетемә күзләр тимәсен. Егет белән бер ел чамасы бары тик дуслар булып кына йөрдек. Ә менә 2018 елның декабрь аенда йөреп киттек.
— Кайчан аны яратуыңны аңладың?
— Беләсеңме, элек, руслар әйтмешли, «промелькнула искра» дигән сүзне аңламый идем, ә бу мөнәсәбәтләрдә, гомумән, башкача. Хәтерлим: гастрольләр белән башка шәһәргә китәргә кирәк иде. Димәк, аның белән сау буллашырга кирәк. Ә минем аның белән бер дә хушлашасым килми иде.
— Нишләп бер ел чамасы дуслар гына булдыгыз?
— Без төрле шәһәрләрдә яшибез, шуңа күрә очрашып йөри алмадык. Ләкин бүген инде әлеге мәсьәлә хәл ителеп килә. Миңа аның белән тыныч. Һәм ул татар! Бу минем өчен бик мөһим, мин рус егетләре белән, гомумән, аралашып та тормый идем.
— Туйны кайчанга планнаштырасыз?
— Туй үткәрмиячәкбез. Никах туен җәй көнне үткәрергә планнаштырабыз.
— Никах күлмәкләрен караштырасыңмы?
— Мин күлмәкне сатып алдым инде. Әлегә аны күрсәтмим, никах көнне социаль челтәрләргә куярмын.
— Димәк, син көне буе яулыкта йөричәксең?
— Никахның мәчеттә үтә торган өлеше беткәч, бәлки салырмын да. Тик чәчем матур булмыйячак. Кызык сорау, уйланып карарга кирәк.
— Җырчылар арасыннан кемнәрне чакырырга уйлыйсыз?
— Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Ранис Габбазов, Илнар Миранов, ТНВ телеканалыннан берничә кешене чакырырмын бәлки. Әлегә төгәл исемлек юк. Әйтергә онытканмын: әтием Айдар Габдиновны да чакырмыйча булмас (көлә).
— Туй чыгымнар таләп итә. Матди яктан хәлләр ничек?
— Әлеге сорауны әти-әниләр хәл итә. Акча кирәген аңлыйбыз инде. Ләкин, Аллага шөкер, без эшлибез. Бар да яхшы булыр!
— Айсылу Габдинова гаилә дип сәхнәдән китә алырмы?
— Юк, сәхнәдән бер дә китәсем килми. Гаиләдә яхшы хатын, сәхнәдә уңышлы җырчы була алырмын дип ышанам. Бары тик тырышырга кирәк.
— Булачак ирең сәхнәгә якын кешеме?
— Ул җырларга ярата, җырны аңлый белә, ләкин сәхнә кешесе түгел. Булачак иремнең җырлавыма бер дә каршы булганы юк. Киләчәктә ул минем продюсерым булырга хыяллана.
— Син сораган мәһәр хакы күпме?
— Бергә сайларбыз дип уйлыйм. Гадәттә алтын бүләк итәләр дип беләм. Һәрбер кеше үзе хәл итә инде, егет кешенең матди яктан нинди хәлдә булуыннан тора.